Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чирмешәндә машина урлаучы Нурлатка барып җитә алмаган

Татарстанның Чирмешән районы үзәгендәге Гаяз Исхакый урамында яшәүче берәүнең капка төбеннән җиңел автомобиле юкка чыга. Бу хәл төнлә булган. Никтер, хуҗа кеше документларын, машина ачкычын да салонда калдырган. Бәхеткә, полиция хезмәткәрләре җинаятьне "кайнар эздән" ачалар. Нурлат районының Киекле авылыннан Чирмешәнгә килгән балигъ булмаган яшүсмер әлеге ВАЗ-2110га утырып өенә кайтып китә...

Татарстанның Чирмешән районы үзәгендәге Гаяз Исхакый урамында яшәүче берәүнең капка төбеннән җиңел автомобиле юкка чыга. Бу хәл төнлә булган. Никтер, хуҗа кеше документларын, машина ачкычын да салонда калдырган.

Бәхеткә, полиция хезмәткәрләре җинаятьне "кайнар эздән" ачалар. Нурлат районының Киекле авылыннан Чирмешәнгә килгән балигъ булмаган яшүсмер әлеге ВАЗ-2110га утырып өенә кайтып китә һәм, ягулык беткәч, автомобильне Нурлат районында кырда ташлап калдыра. Билгеле, йөртү таныклыгы да булмаган үсмергә бу эше өчен җавап бирергә туры киләчәк, әти-әнисенең кесәсе дә шактый юкарыр.

Автомобильләре югалуга (куып китүгә) автомобиль хуҗалары еш кына үзләре дә гаепле, - ди Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев. - Кешеләр әллә артыгы белән бер-берсенә ышангангамы, капка төбендә яки тукталышларда автомобильләрен бикләмичә калдыралар, хәтта кайберләре аны сүндермичә дә, ачкычларын калдырып кереп китәләр. Билгеле, эшсез йөрүче, салмыш ир-атларны, яшүсмерләрне "хуҗасыз" техника үзенә җәлеп итә.

Полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре халыкны кабат кисәтә: үзегезнең "тимер атыгызга" карата игътибарлы булыгыз, төнгелеккә гаражга яки ишегалдына кертеп калдырыгыз. Мөмкин булганда, транспорт чараларын күзәтү камералары яки сак хезмәте булган тукталышларда куегыз. Шул очракта күңелсезлекләргә юлыкмассыз, дип кисәтә тәртип сакчылары.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев