Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чистайда юлга кинәт йөгереп чыккан җәяүле аркасында ике кешенең гомере өзелгән (ВИДЕО)

ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге юл һәлакәтенең нечкәлекләрен ачыклый

Чистайда юлга кинәт йөгереп чыккан җәяүле аркасында ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

«Татар-информ» язуынча, кичә 15.20 сәгатьтә Чистай шәһәренең Энгельс урамында «Лада Самара» автомобиле каршында бер ир-ат кинәт юлга йөгереп чыккан. «Лада» шоферы, җәяүлене таптатмыйм дип каршы як полосага килеп кергән һәм «КИО Соренто» белән бәрелешкән.
 
Нәтиҗәдә, «Лада»ның 32 яшьлек шоферы һәм 31 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган 49 яшьлек җәяүлене Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
 
Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев