Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Фаҗига. Татарстанда бензовоз һәм автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелгән

Татарстанның Спас районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. "Кичә (11 июнь турында сү бара - tulachi.ru искәрмәсе) 13.32 сәгатьтә Бердәм кизү диспетчер хезмәтенә...

Татарстанның Спас районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

"Кичә (11 июнь турында сү бара - tulachi.ru искәрмәсе) 13.32 сәгатьтә Бердәм кизү диспетчер хезмәтенә ТР Спас районында «ЗиЛ», «ВАЗ-2115», KIA Rio автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булуы, ә зыян күрүченең Спас үзәк район хастаханәсенә озатылуы турында хәбәр килде", - дип ачыклык кертте ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе вәкиле.

Шулай ук ул һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында балалар булмавын да хәбәр итте.

Хәзер юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу нечкәлекләре һәм һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.

Татар-информ

фотолар: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев