Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Фото: Балтач районында юл һәлакәте аркасында бер кеше һәлак була

Балтач районында автомобиль янган, бер кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 17.56 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Борнак һәм Яңгул авыллары арасындагы юлда машина януы хакында хәбәр килеп ирешә. Фаҗига урынына Яңгул янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре...

Балтач районында автомобиль янган, бер кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

17.56 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Борнак һәм Яңгул авыллары арасындагы юлда машина януы хакында хәбәр килеп ирешә.

Фаҗига урынына Яңгул янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре китә. Урында ачыкланганча, 15 нче модельле «Лада» йөртүчесе идарәне югалткан, машина юл кырыена төшеп киткән һәм яна башлаган.

Янгын сүндерүчеләр яна торган машинаны сүндергән, зыян күргән ир-атны аннан чыгарган һәм табибларга тапшырган, аннан соң һәлак булган ир-атның гәүдәсен алган.

Нәтиҗәдә, 37 яшьлек ир-атның гомере өзелгән, 49 яшьлек ир-ат уртача дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Арча травмотология үзәгенә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев