Казан – Оренбург юлындагы һаләкәттә бер кешенең гомере өзелгән (фото)
Казан - Оренбург юлының 52 нче чакрымында «Скания» авыр йөк машинасы белән 14 нче модель «Лада» автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Фаҗига турындагы мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына бүген 16.41 сәгатьтә килеп ирешә. 118 нче номерлы...
Казан - Оренбург юлының 52 нче чакрымында «Скания» авыр йөк машинасы белән 14 нче модель «Лада» автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фаҗига турындагы мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына бүген 16.41 сәгатьтә килеп ирешә. 118 нче номерлы янгын-коткару бүлеге коткаручылары гидравлик корал ярдәмендә "Лада" ишекләрен ача һәм аннан мәрхүм булган машина йөртүчесен чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев