Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

"Казан-Шәмәрдән" юлының 80 нче чакрымында зур юл-транспорт һәлакәте булган. Корбаннар да бар...

Бүген көндез "Казан-Шәмәрдән" юлының 80 нче чакрымында зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai машинасы бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булган дип хәбәр итә Интерфакс. Җиңел машинада 2 кеше, автобуста 4 кеше һәлак булган. . Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, корбаннар саны күбрәк тә булырга мөмкин. 7...

Бүген көндез "Казан-Шәмәрдән" юлының 80 нче чакрымында зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai машинасы бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булган дип хәбәр итә Интерфакс. Җиңел машинада 2 кеше, автобуста 4 кеше һәлак булган. . Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, корбаннар саны күбрәк тә булырга мөмкин. 7 кешене ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән. Зыян күрүчеләрнең икесе балигълык яшенә җитмәгән балалар.

Авариянең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат ачыклана.

Аллаһ Тәгалә һәлак булганнарның якыннарына сабырлыклар бирсен иде, авыр кайгыларын уртаклашабыз...

Юлларда сак йөрик!

P.S. Яңадан ачыкланганча, һәлак булучылар саны 7 кешегә җиткән, 5 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының пресс-секретары Айгөл Сәлимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X