Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казан-Ульяновск трассасында авариядә ике нәни бала һәлак булган

Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче кысылып калган.

Татарстан территориясендә Казан-Ульяновск трассасында булган юл һәлакәтендә алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

24 гыйнварда 18.36 сәгатьтә әлеге трассаның 112нче километрында «Ниссан Кашкай» машинасы каршы як полосага чыккан. Ул Казанга таба барган. «Ниссан»  каршы як полосадан килә торган «МАН» йөк машинасына кара-каршы бәрелгән.

Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче үзе кысылып калган. Аларның бишесен дә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар чыгарган.

Имгәнүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Алар арасындагы алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев