Реклама
Казанның Җиңү проспектында һәлакәткә юлыккан "БМВ" автомобиле белән аек булмаган хәлдәге 27 яшьлек хатын-кыз идарә иткән. Бу хакта Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, кичә Җиңү проспектында 194 нче номерлы йорт каршында "БМВ" автомобиле бер юнәлештә бара торган "Хендэ"...
Казанның Җиңү проспектында һәлакәткә юлыккан "БМВ" автомобиле белән аек булмаган хәлдәге 27 яшьлек хатын-кыз идарә иткән. Бу хакта Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, кичә Җиңү проспектында 194 нче номерлы йорт каршында "БМВ" автомобиле бер юнәлештә бара торган "Хендэ" машинасына, аннары юл читендәге киртәләргә бәрелгән иде.
Һәлакәт аркасында "БМВ" автомобилендәге 34 яшьлек пассажир тән җәрәхәтләре алган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз