Теләче Информ

Казан үзәгендә җиңел машина баганага бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.

Казан үзәгендә "Лада Веста" машинасы автовоз белән бәрелешкәннән соң баганага бәрелгән. Бу хакта "Татар-информ"га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

"Бүген 8.43тә Ибраһимов проспектында "Лада" автомобиле белән "Скания" машинасы бәрелешкән", - дип ачыклык керттеләр шәһәрнең ЮХИДИ бүлегендә.

 

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче җәрәхәт алган. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: