Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда автобус юлын каплаган иномарка йөртүчегә штраф салганнар (+видео)

3 сентябрьдә Фучик һәм Сафиуллин урамнары чатында юлда бәхәс килеп чыккан.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда маршрут автобусы юлын каплап куйган иномарка йөртүчегә 2,5 мең сум штраф салганнар. Бу турыда «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

3 сентябрьдә Фучик һәм Сафиуллин урамнары чатында юлда бәхәс чыккан. «Киа» белән идарә итүче агрессив ир-ат маршрут автобусына юлны япкан. Ир-ат җәмәгать транспорты йөртүчесе адресына мыскыллау сүзләре әйткән һәм автобус салонына керергә омтылган. Ике йөртүче конфликты видеотеркәү камерасына эләккән һәм соңрак шаһитлар тарафыннан социаль челтәрләргә урнаштырылган.

Ике йөртүченең дә шәхесләре ачыкланган. Аларны ЮХИДИ бүлегенә чакырганнар. Нәтиҗәдә ике йөртүчене дә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 2 шәр мең сумга штрафка тартканнар. Чит ил маркалы машина хуҗасына өстәмә 500 сум штраф салынган.

Фото: кадр из видео

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171041/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев