Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда бер мотоциклчы берьюлы өч машина белән бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Воровский урамында күпер тирәсендә килеп чыккан. Казан мотоберләшмәсенең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, һәлакәткә очраган мотоцикл теркәлмәгән дә, дәүләт номерлары да юк. Мотоциклчыны ашыгыч ярдәм машинасы белән шәһәрнең 7нче хастаханәсенә алып киткәннәр. "Аның умыртка баганасы сынган булырга тиеш, башы ярылган, хәле бик авыр". Мотоберләшмәдә зыян күрүченең хәлен...

Юл-транспорт һәлакәте Воровский урамында күпер тирәсендә килеп чыккан. Казан мотоберләшмәсенең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, һәлакәткә очраган мотоцикл теркәлмәгән дә, дәүләт номерлары да юк. Мотоциклчыны ашыгыч ярдәм машинасы белән шәһәрнең 7нче хастаханәсенә алып киткәннәр.

"Аның умыртка баганасы сынган булырга тиеш, башы ярылган, хәле бик авыр". Мотоберләшмәдә зыян күрүченең хәлен әнә шулай тасвирлыйлар. Шунда ук һәлакәт булган урыннан фотолар да урнаштырылган. Аларга карап, авариягә "Нива", Ford һәм Matiz машиналары юлыкканлыгын чамаларга була.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев