Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда «БМВ» машинасы юл аша чыгып баручы мәктәп укучысын бәрдергән

Юл һәлакәте кичә Парк урамындагы 6нчы йорт каршында булган.

Казанда «БМВ» шоферы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл аша «зебра»дан чыгып баручы мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.15 сәгатьтә «БМВ» автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе Парк урамындагы 6нчы йорт каршында, «Туры яки уңга хәрәкәт» билгесен санга сукмыйча, сулга борылган һәм җәяүлеләр кичүендә 14 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән», - дип хәбәр иттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.

Нәтиҗәдә, яшүсмер төрле тән җәрәхәтләре алган.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев