Теләче Информ

Казанда өч автомобиль бәрелешеп, өч яшьлек кыз бала зыян күргән

. Вахитов районында өч автомобиль бәрелешү аааркасында өч яшьлек кыз бала зыян күргән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе. Кичә Ершов урамындагы 8нче йорт каршында «Форд Фокус» автомобиле светофорда торган «Лада Гранта»га килеп бәрелгән. Шуннан соң Россия машинасы «Шевроле»га килеп төртелгән. Авария аркасында «Лада Гранта»да барган өч яшьлек баланың...

. Вахитов районында өч автомобиль бәрелешү аааркасында өч яшьлек кыз бала зыян күргән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе.

Кичә Ершов урамындагы 8нче йорт каршында «Форд Фокус» автомобиле светофорда торган «Лада Гранта»га килеп бәрелгән. Шуннан соң Россия машинасы «Шевроле»га килеп төртелгән.

Авария аркасында «Лада Гранта»да барган өч яшьлек баланың муен тамыры сузылган. Кызны махсус креслога утыртмаган булганнар.

Чыганак: Татар Информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: