Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда коляскалы хатын-кызны чит ил машинасы бәрдергәнен видеога төшергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте Назарбаев урамында килеп чыккан.

Шаһитлар Казанда бала коляскасы этеп барган хатын-кызны чит ил машинасы бәрдергәнен видеога төшергән. Ролик социаль челтәрләрдә басылып чыккан.

Кадрларда хатын-кызның җәяүлеләр кичү зонасыннан читтә күпер астындагы юл аркылы чыгып баруы күренә. Кайсыдыр вакытта коляскага автомобиль бәрелеп китә.

«Авария кичә Назарбаев урамында 17.50 сәгатьтә килеп чыга. «Опель» йөртүчесе Петербург урамына таба хәрәкәт итә торган була. Нәтиҗәдә, баланың тәне бераз бәрелгән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң ул өенә озатылган, әнисе зыян күрмәгән», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгында.
 

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев