Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда маршрут автобусы янган (Фото-Видео)

Кичә кич Казанда маршрут автобусы янган. Гадәттән тыш хәл урыныннан видео һәм фото пәйда булды. 62 нче маршрут буенча хезмәт күрсәтә торган "Нефаз" маршрут автобусына Авиатөзелеш районында Гудованцев урамында хәрәкәт вакытында 22.10 сәгатьтә "Тулай торак" тукталышы янында ут каба. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча...

Кичә кич Казанда маршрут автобусы янган. Гадәттән тыш хәл урыныннан видео һәм фото пәйда булды.

62 нче маршрут буенча хезмәт күрсәтә торган "Нефаз" маршрут автобусына Авиатөзелеш районында Гудованцев урамында хәрәкәт вакытында 22.10 сәгатьтә "Тулай торак" тукталышы янында ут каба. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә хәбәр кичә 22.23 сәгатьтә килеп ирешә. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев