Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда төнлә биш чит ил машинасы янган (фотолар)

Төн уртасында бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Бертуган Касыймовлар урамы, 40нчы йорт янында берьюлы берничә автомобиль януы турында хәбәр алынды, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар, ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Коткаручылар килеп җиткәндә «ВОА» стоянкасында ике...

Төн уртасында бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Бертуган Касыймовлар урамы, 40нчы йорт янында берьюлы берничә автомобиль януы турында хәбәр алынды, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һәлакәт урынына 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар, ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Коткаручылар килеп җиткәндә «ВОА» стоянкасында ике автомобиль яна торган булган, моннан тыш ут янәшдә куелган машиналарга да таралырга өлгергән.

Янгын сүндерүчеләрне машина кую урыны каравылчысы каршылаган. Аның сүзләренчә, автомобильләрдә кеше булмаган, янгын BMW X3 автомобиле салонында чыккан. Соңрак ачыкланганча, 2010 елгы соры төстәге BMW X3 һәм 2012 елгы соры төстәге «Опель Астра» янган. Янәшәдәге «Шкода Рапид», «Пежо 508» һәм «Хонда CRV» машиналарына куркыныч туган.

12 минуттан янгын сүндерелгән. Нәтиҗәдә, BMW X3 һәм 2012 елгы «Опель Астра» машиналары тулысынча янган. Югары температура нәтиҗәсендә янәшәдәге өч автомобиль кузовларының пластик элементларына зыян килгән. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X