Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда троллейбус белән трамвай бәрелешкәч, җиде кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә көндез Гвардия һәм Патрис Лумумба урамнары чатында булган.

Казанда троллейбус белән трамвай  катнашында авариядә җиде кеше имгәнгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

Юл һәлакәте кичә 15.30 сәгатьтә Гвардия һәм Патрис Лумумба урамнары чатында булган. Троллейбус белән трамвай юл бүлешә алмаган. Троллейбус юл чатыннан чыгып җитәргә өлгермәгән һәм шул сәбәпле аның артына трамвай килеп бәрелгән булырга мөмкин.

Шаһитлар юл-транспорт һәлакәтендә җиде кеше имгәнгән дип хәбәр итте.

 

«Кешеләр транспортның тәрәзә пыяласы ватыкларына киселгән. Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм машиналары килде», – дип сөйләде шаһитлар.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев