Теләче Информ

Казанда яшәүченең BMW маркалы автомобилен тартып алганнар

Татарда, юрганыңа карап аягыңны суз, дигән әйтем бар. Еш кына без бу хакыйкатькә күз йомабыз. Әҗәткә мал җыеп, тиз генә рәхәт тормышка чыгу җаен карыйбыз. Ләкин нәтиҗә генә без көткәнчә булмый. Казан шәһәренең Яңа Савин районы суд приставлары башкалада яшәүченең BMW маркалы шәхси автомобилен тартып алды. Моның сәбәбе - машина...

Татарда, юрганыңа карап аягыңны суз, дигән әйтем бар. Еш кына без бу хакыйкатькә күз йомабыз. Әҗәткә мал җыеп, тиз генә рәхәт тормышка чыгу җаен карыйбыз. Ләкин нәтиҗә генә без көткәнчә булмый. Казан шәһәренең Яңа Савин районы суд приставлары башкалада яшәүченең BMW маркалы шәхси автомобилен тартып алды. Моның сәбәбе - машина хуҗа­сының 1 млн сумга якын әҗәт туп­лавы.

Ул транспорт салымы буенча 70 мең һәм тагын бер Мәскәү компаниясенә 900 мең сум бурычлы булган. Автомобильгә арест салу өчен, Яңа Савин районы суд приставы Юлия Борнова машинаның табылу урынына, Яшел Үзәнгә юл тотты. BMW шәһәр читендә генә урнашкан автосервиста кыш чыккан икән. Монда ул юл һәлакә­теннән соң килеп эләккән. Шул халәттә дә машина хуҗасы аны тизрәк тө­зекләндереп сатып, әҗәтен тү­ләргә ашыкмаган һәм машина хәзер дә ремонтланмаган килеш.
"Безгә билгеле булганча, тү­ләмәүченең ике шәхси автомобиле бар - BMW һәм Lexus. Әмма бу кешенең кайда торганлыгын һәм машиналарын кайдан эзләр­гә кирәклеген белми идек. Рос­реестр­дан җавап алгач, без бу ке­шенең ипотекага алынган фатирын табып, анда яшәү­челәр белән сөй­ләшкәч кенә, бурыч­лының кай­да яшәгәнлеген белдек. Ул әҗәте барлыгын таныды, каршы килеп маташмады",- диде Юлия Борнова.
Түләмәүченең ике машинасын да ЮХИДИ һәм юл камералары ярдәмендә күзәткәннәр. Бер­никадәр вакыт узу белән BMW юлларда күренми башлагач, ЮХИДИ машинаның юл-тран­спорт һә­лакәтенә очравы турында хәбәр итә. Шуннан соң гына әҗәтле кеше машинасының автосервиста икән­леген белдерә.
Машина торган сервиста башкаручы пристав тартып алу беркетмәсен төзеде. Аның күчер­мәсе түләмәү­чегә җибә­реләчәк. 10 көн дәва­мында машина хуҗа­сының бу карарга карата шикаять белдерергә хакы бар, бурычын кап­лап, милкен дә саклап кала ала. Вакыт чыккач, машинаны әҗәт түләүгә җибәрәчәкләр.
Автомобильнең яраксызлыгын исәпкә алып, аны штрафстоянкада түгел, ә шушы ук сервиста калдырырга булдылар. Бирегә BMWның бәясен ачыклау өчен белгеч килүе көтелә.
"Безнең бүлектә вакытында салым тү­ләмәүче 4 меңгә якын кеше исәпкә алынган. Аларның 2 мең 500гә якыны - физик, 2 меңгә якыны - юридик затлар. Бу­рыч­лыларның тартып алынган мал-мөлкәте әҗәт­не түләүгә тотыла", - дип хә­бәр итте Яңа Савин райо­нының баш суд приставы Елена Вәлиул­лова. Шулай ук ул җәйге чорда түлә­мәүчеләр өчен Россия Федерациясе чиклә­реннән чыгармау чарасы булдырылуын да искәртте. Яңа Савин районында хәзерге вакытта 300 физик затка илдән чыгу чиклән­гән.
Моннан тыш, суд прис­тавла­рының электрон документ әйлә­неше ярдәмендә, әҗәт суммасын физик яки юридик затларның банк счетларыннан күчереп алу мөмкинлеге бар.
"Закон буенча безнең бурычлы гаиләнең уртак милкен тартып алу хокукыбыз да бар. Мәсәлән, 1 млн 700 мең сумлык җир салымын түләмәүченең җирен тартып алу буенча гариза белән судка мөрә­җәгать иттек. Карар чыкканнан соң, бу җир кишәрлеге сатуга куелачак", - дип ассызыклады Е.Вә­лиуллова.
Ләйсән Кадыйрова

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: