Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда юл-йөрү кагыйдәләрен бозып, социаль челтәргә эләгүчеләрне җаваплылыкка тарттылар

Автобус йөртүчегә һәм хәрәкәт вакытында пассажиры тәрәзә аркылы чыгып барган чит ил машинасы шоферына административ протоколлар төзелгән.

Казанда полиция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозып социаль челтәрләргә эләккән кешеләрне җаваплылыкка тарттты. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 август көнне социаль челтәрләрдә каршы як полоса буйлап хәрәкәт иткән автобус йөртүчесе белән видеоролик пәйда булды. Кадрлар пассажир транспорты хуҗасын, ә соңыннан аның йөртүчесен ачыкларга ярдәм иткән. 29 яшьлек ир-ат әйтүенчә, ул юлдагы бөкене урап узар өчен шундый маневр ясаган. Йөртүчегә карата административ протокол тутырганнар, ә аның җитәкчелеге ир-атны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсен уйлый.

Ике көн алдан чыккан тагын бер ролик ЮХИДИ игътибарыннан читтә калмаган. Анда чит ил машина пассажиры хәрәкәт вакытында автомобиль тәрәзәсеннән чыгып барган. Полиция хезмәткәрләре йөртүчене эзләп тапкан һәм аны административ җаваплылыкка тарткан.

 

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе социаль челтәрләргә урнаштырылган мәгълүматларны һәрдаим тикшереп тора һәм юл йөрү кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәклеген искәртә.

Фото: соц сети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев