Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Кичә Питрәчтә юл һәлакәте 5 кешенең гомерен өзгән

Питрәч районы биләмәсендә, М-7 трассасының 863 нче чакрымында, килеп чыккан һәлакәт турында "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчече Андрей Родыгин хәбәр иткән. Volvo җиңел автомобиле белән SCANIA йөк машинасы бәрелешкән. Башлангыч версия буенча, җиңел автомобиль каршы як полосага чыкан һәм йөк машинасына бәрелгән....

Питрәч районы биләмәсендә, М-7 трассасының 863 нче чакрымында, килеп чыккан һәлакәт турында "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчече Андрей Родыгин хәбәр иткән.

Volvo җиңел автомобиле белән SCANIA йөк машинасы бәрелешкән. Башлангыч версия буенча, җиңел автомобиль каршы як полосага чыкан һәм йөк машинасына бәрелгән.


Һәлакәт аркасында биш кеше, шул исәптән бер бала үлгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, Volvo хуҗасы руль артында йоклап киткән. Һәлак булучыларның барысы да җиңел машинда барган. Һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев