Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Коткаручылар балыкчыларны эзләгән урында суга баткан ир-атның мәетенә тап булды

Кичә Түбән Кама ГЭСы янында балыкчылар белән бергә боз ярдан аерылып китә. Иртән коткаручылар Чулман елгасында дамбадан дүрт чакрым ераклыкта суга баткан ир-атның мәетенә тап була. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...

Кичә Түбән Кама ГЭСы янында балыкчылар белән бергә боз ярдан аерылып китә.

Иртән коткаручылар Чулман елгасында дамбадан дүрт чакрым ераклыкта суга баткан ир-атның мәетенә тап була. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә кайнар телефон линиясе оештырыла. Коткаручылар Чаллыда яшәүчеләргә балыкка киткән җирдән өйләренә әйләнеп кайтмаган туганнары турында хәбәр итү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Тиздән кайнар телефон линиясенә 60 яшьлек ир-ат һәм аның 36 яшьлек улы югалуы турында хәбәр килә. Колткаручылар аларның автомобилен яр буенда табып ала.

Бүген иртән Ми-8 вертолеты юкка чыккан балыкчыларны эзләү өчен янә күккә күтәрелә. Балыкчыларны барлыгы 137 кеше эзли.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Түбән Кама ГЭСы тирәсендә бозның балыкчылар белән бергә ярдан аерылып китүе турында хәбәр килә. Коткаручылар балыкчыларның берсен елгадан табып ала. 37 яшьлек ир-атны табибларга тапшыралар. Урында киң колачлы эзләү-коткару эшләре җәелдерелә. Хәл шуның белән дә кыенлаша: коткарылган ир-ат ярдан аерылып киткән бозда ничә балыкчы булуын төгәл әйтә алмый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тагын бер тапкыр Чаллыда яшәүчеләргә туганнарының балыкка китеп югалу ихтималы турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кайнар линия телефонына - 8 (843) 227-46-96 яки Чаллыдагы кайнар линия телефонына - 8 (8552) 34-77-01 - шалтыратуларын сорый.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев