Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Кукмара районында ике чит ил автомобиле бәрелешкән (ФОТО)

Кукмара районында ике чит ил автомобиле бәрелешкән, зыян күрүчеләр дә бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген иртән Кукмара - Нократ Аланы трассасының 16нчы чакрымында «Хендэ» һәм «Дэу Нексия» автомобильләре бәрелешкән. Зыян күрүчеләрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре...

Кукмара районында ике чит ил автомобиле бәрелешкән, зыян күрүчеләр дә бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Кукмара - Нократ Аланы трассасының 16нчы чакрымында «Хендэ» һәм «Дэу Нексия» автомобильләре бәрелешкән.

Зыян күрүчеләрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урынга килгәнче үк хастаханәгә озатканнар. Аларның саны һәм алган җәрәхәтләре турында әлегә мәгълүмат юк.

Һәлакәт булган урында 117нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре эшләгән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев