Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Кукмара районында машина әйләнеп, ике кеше зыян күргән: фото

Кукмара районында 14нче "Лада" автомобиле юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә алынган. Кукмара - Мамадыш трассасында АЗС янында "Лада-2114"...

Кукмара районында 14нче "Лада" автомобиле юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә алынган. Кукмара - Мамадыш трассасында АЗС янында "Лада-2114" машинасы юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп каплануы хәбәр ителгән.

Һәлакәт урынына 117нче янгын-коткару часте, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчеләрне машинадан чыгарып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган. Шулай ук, янгын чыкмасын дип, машинаның аккумуляторы сүндерелгән.

Нәтиҗәдә, ике кеше зыян күргән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев