Теләче Информ

Куркынычсызлык каешын каптырмау пассажирның үлеменә китергән

Кичә сәгать 19.15 тә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының Әлмәт районы турысындагы 86 нчы чакрымында "ВАЗ-21214" автомобиленең 1972 нче елгы йөртүчесе хәрәкәт итү өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый, һәм юл йөрү кагыйдәләренең 9.9, 10.1 нче пунктларын бозып, юл билгесен бәрдерә. "Максималь тизлекне 70 км/сәг.-кә кадәр чикләү"не аңлаткан...

Кичә сәгать 19.15 тә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының Әлмәт районы турысындагы 86 нчы чакрымында "ВАЗ-21214" автомобиленең 1972 нче елгы йөртүчесе хәрәкәт итү өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый, һәм юл йөрү кагыйдәләренең 9.9, 10.1 нче пунктларын бозып, юл билгесен бәрдерә. "Максималь тизлекне 70 км/сәг.-кә кадәр чикләү"не аңлаткан 3.24 нче юл билгесенә килеп бәрелгәч, машина каршы як юлга ава. Шунда тәне җәрәхәтләнеп, имгәнеп, машинаның 1985 нче елгы пассажиры урында ук җан бирә: ир-егет куркынычсызлык каешын каптырмаган була. Машина йөртүче исә хастаханәгә озатыла.

Кичә Татарстанда исерек килеш юл кагыйдәләрен бозуның 31 очрагы теркәлгән. Каршы як юлга чыгуның 97, махсус җайланмаларсыз балалар йөртүнең 75, куркынычсызлык каешын каптырмауның 387 очрагы теркәлгән.

Гомумән алганда, 25 көндә республикада кеше тормышына һәм сәламәтлегенә зыян салган 260 юл һәлакәте булган, аларда 14 кеше һәлак булган, 287 се җәрәхәтләнгән, имгәнгән.

Реклама

Бу хакта ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: