Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Кышкы тәгәрмәч куймыйча юлга чыкма!

Бу атнада һава торышы кинәт үзгәрү сәбәпле, республикабыз юлларында аварияләр очраклары артты. 30 октябрь көнне Алексеевск районында "Джили М-Гранд" автомобиле тизлекне арттыра һәм юл кырыена төшеп әйләнә. Машина йөртүче шунда ук һәлак була, аның пассажиры хастаханәгә озатыла. Автомобильнең дүрт көпчәге дә җәйге була. Шул ук көнне Аксубай районында "Лада-Приора" автомобиле...

Бу атнада һава торышы кинәт үзгәрү сәбәпле, республикабыз юлларында аварияләр очраклары артты.

30 октябрь көнне Алексеевск районында "Джили М-Гранд" автомобиле тизлекне арттыра һәм юл кырыена төшеп әйләнә. Машина йөртүче шунда ук һәлак була, аның пассажиры хастаханәгә озатыла. Автомобильнең дүрт көпчәге дә җәйге була.

Шул ук көнне Аксубай районында "Лада-Приора" автомобиле тизлекне арттыра, каршы як юлга чыга һәм "Фредлайнер" автомобиленә килеп бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Лада-Приора" автомобиленең йөртүчесе һәм пассажир алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак була. Әлеге машинаның алгы тәгәрмәчләре генә кышкы була.

ЮХИДИ кисәтә: юл йөрү кагыйдәләре буенча машинага берьюлы кышкы һәм җәйге тәгәрмәчләр дә куярга ярамый. Автомобильдә бары тик кышкы тәгәрмәчләр генә булырга тиеш. Тәгәрмәчне вакытында алыштыру гомерне саклап кала.

Көзге-кышкы-язгы чорда юлларда бозлавык саклана. Андый шартларда автомобиль йөртүчеләргә тизлек режимын саклап йөрергә киңәш ителә.

Мәгълүматлар ЮХИДИның район бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев