Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Көзге бозга керү һәлакәткә илтә...

«Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан...» дигән халык мәкаленә иртә көзләрдә бер дә ышанасы килми. Табигатьтә берничә көн түбән температура сакланса, сулыкларны боз элпәсе каплый һәм магнит кебек үзенә тартып та тора. Кызганыч, кисәтү билгеләренә дә карамастан, гомерләрен куркыныч астына куючылар арабызда шактый күп. Кемдер урау юлын кыскартмакчы, кемдер...

«Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан...» дигән халык мәкаленә иртә көзләрдә бер дә ышанасы килми. Табигатьтә берничә көн түбән температура сакланса, сулыкларны боз элпәсе каплый һәм магнит кебек үзенә тартып та тора.


Кызганыч, кисәтү билгеләренә дә карамастан, гомерләрен куркыныч астына куючылар арабызда шактый күп. Кемдер урау юлын кыскартмакчы, кемдер балык тансыклаган...


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, кышкы чорда халык күпләп бозга чыга торган 88 урын ачыкланган. Барлыгы 13 680 балыкчы исәпкә алынган. 2014-2015 елларда әлеге урыннарда 22 фаҗига теркәлгән, нәтиҗәдә 12 кеше гомере өзелгән, 184 кеше коткарылган. 2015-2016 елларда исә 24 хәвефле очрак исәпкә алынган, 8 кеше үлгән, 50 кешенең гомере саклап калынган.



Көзгә кереп, сулыкларга боз ката башлагач, бигрәк тә балыкчыларның кыланмышлары хәйран калдыра. Алар тагын да көчлерәк теләк, үҗәтлек белән үз шөгыльләренә чума. Айдар - һәвәскәр балыкчы. Күршеләр булып яшәгәч, тормыш иптәше Алсу белән еш очрашабыз. «Көннәр салкын торса, бер-ике атнадан бозга чыга башлыйлар инде. Куркып торам. Җитмәсә, соңгы араларда балыкчыларның үлем очраклары да еш булды бит. Дөресен әйткәндә, бер балык «җене» кагылган кешене берни белән дә туктатып кала алмыйсың. Нинди генә сәбәпләр уйлап тапмадым - нәтиҗәсез. Исән йөрсен. Бер ара балыкка бармый торса, күзләре тоныклана, сөйләшми башлый. Аллага тапшырдык инде. Өйгә кайтып күзгә күренгәнче «инә өстендә утырам». Еш кына балык каптырган урыннарында телефон да тотмый», - дип үз зарын түкте балыкчы хатыны.

Бозга чыкканда саклык чараларын күрү, хәвеф-хәтәрне киметү максатыннан, 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр республика сулыкларында куркынычсызлык айлыгы уздырыла һәм 4 ноябрьдән мобиль патруль төркемнәре үз эшен башлый.

Никадәр генә чаралар күрелсә дә, үлем-китем белән очрашып торабыз. Бигрәк тә балалар катнашында булган хәвеф-хәтәр йөрәкне әрнетә, җуелмас эз калдыра. Бер-берсен коткарам дип, иптәшенә ярдәмгә ашыкканнарның су төбенә киткән ничә мисалы бар. Инде алты ел элек булган фаҗига бүгенгедәй хәтердә... Казансу елгасында танышын коткарам дип суга кергән Марсель Хәйруллинның үле гәүдәсен генә табып алалар. Бүгенге көндә Казанның 144нче мәктәбендә, сыйныф җитәкчесе тырышлыгы белән оештырылган Марсельнең якты истәлек почмагында, үлеменнән соң бирелгән диплом һәм «Кайнар йөрәк» медален күрергә була...

- Калынлыгы 7 см булганчы, бозга керү тыела. Машиналар өчен бозның калынлыгы 25 сантиметр булырга тиеш. Кагыйдә бозучыларга 1 мең ярым - 2 мең сум күләмендә штраф каралган. Вазыйфаи затларга - 5-7 мең сум күләмендә, юридик затларга 50 меңнән 70 меңгә кадәр штраф түләтәчәкләр, - дип кисәтә Татарстан Республикасының кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Регина Гаязова.


Махсус юл кичүләре булмаган урыннарда автомобиль белән бозга керү, гомумән, тыела. Бу очракта гражданнарга - 3-4,5 мең, вазыйфаи затларга - 8-12 мең, юридик затларга 200-400 мең штраф каралган. Штраф күләме зур гына күренсә дә, тәртип бозуларны гомер белән түләргә туры килмәсен иде!



Татарстан җирлегендә 2016-2017 елларда боз аша 4 юлкичүе кулланылышка тапшырылачак:

- Югары Ослан муниципаль районы: Иске Аракчино - Югары Ослан.
- Яшел Үзән муниципаль районы: Яшел Үзән шәһәре - Түбән Карамалы торак пункты;
- Мамадыш муниципаль районы: Соколки авылы - Яңа Камааръягы торак пункты;
- Алабуга муниципаль районы: Покровское авылы - Кызыл Чишмә торак пункты.



Балалар үлеме белән бәйле күңелсез очракларны булдырмау максатында, «Бозда игътибарлы булам» республика балалар рәсем конкурсы да уздырыла. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә оештыра. Конкурс 1 ноябрьдән 23 декабрьгә кадәр уза. Анда республика мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала.


Шулай ук республиканың күпләп балыкчылар бозга чыгу урыннарына тәүлек буе эшли торган коткару постлары куела. Әмма балык тотарга яратучылар үз гомерләрен куркыныч астына куймасын иде. Бозлы суда минутлар түгел, ә секундлар күпне хәл итә. Иң якын тоелган посттан коткаручылар килгәнче дә вакыт уза тора.


- Инде дә сез афәт белән күзгә-күз очрашасыз икән, беренчедән, каушамагыз! Сумкаларыгызны ташлап, кулларыгызны җәеп, корсакка ятып калырга, куркыныч урыннан үзегез килгән якка таба шуышырга-йөзәргә тырышыгыз, - ди Регина Гаязова.


Көзге бозда саклану чараларын истә тотарга кирәк.

ЯРАМЫЙ:
- тиз агымлы, чишмәле, елга кушылдыклары янында боз өстенә керү;
- ярылган боз читенә килү, күпсанлы бәкеләр белән тишкәләнгән боз өслегендә йөрү;

ЯРЫЙ:
- кешеләргә боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаганда гына боз өслегенә керү;
- боз калынлыгы 25 сантиметрга җиткәч, гомуми массасы 1,5 тоннаны тәшкил иткән транспорт чараларына елга аша боз кичүләреннән йөрү.

Гөлназ ШАКИРОВА
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X