Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

«Лада Приора» машинасы тракторга бәрелгән, шоферы үлгән (фото)

Моннан берничә көн элек шул ук трассада булган һәлакәттә 46 яшьлек укытучының гомере өзелә. Кичә, 09.30 сәгатьтә, «Алабуга-Пермь» трассасының 286 нчы чакрымында «Лада Приора» автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир-ат, каршы як полосага чыгып, трактор белән бәрелешә. Һәлакәттә, шоферның гомере өзелә. Машинада утырып барган 71, 63, 42 һәм 9 яшьлек пассажирлар...

Моннан берничә көн элек шул ук трассада булган һәлакәттә 46 яшьлек укытучының гомере өзелә.

Кичә, 09.30 сәгатьтә, «Алабуга-Пермь» трассасының 286 нчы чакрымында «Лада Приора» автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир-ат, каршы як полосага чыгып, трактор белән бәрелешә. Һәлакәттә, шоферның гомере өзелә. Машинада утырып барган 71, 63, 42 һәм 9 яшьлек пассажирлар төрле тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә озатыла. Аларның барысының да хәлләре авыр, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» сайты.


Сүз уңаеннан, моннан берничә көн элек шул ук трассаның 95 нче чакрымында «МАН» йөк машинасының 28 яшьлек шоферы тиешле дистанцияне сакламый һәм алда хәрәкәт итүче «Лада Ларгус» белән «Лада Приора» машиналарына килеп бәрелә. Һәлакәт аркасында, 46 яшьлек хатын-кызның гомере өзелә, 24 яшьлек егет, 51 яшьлек ир-ат һәм 66 яшьлек хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре ала. Һәлак булган ханым Башкортстандагы бер авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Аның үз гаиләсе белән туйга барышы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев