Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Лаеш районында чит ил машинасы юл кырыена төшкән һәм янган

Лаеш районында «Фиат» чит ил машинасы юл кырыена төшкән һәм янган, йөртүчегә зыян килгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Казан-Оренбург юлының 49 нчы чакрымындагы фаҗига турында хәбәр килеп ирешкән. Гадәттән тыш хәл урынына...

Лаеш районында «Фиат» чит ил машинасы юл кырыена төшкән һәм янган, йөртүчегә зыян килгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Казан-Оренбург юлының 49 нчы чакрымындагы фаҗига турында хәбәр килеп ирешкән.

Гадәттән тыш хәл урынына 118 нче янгын сүндерү-коткару төркеменең янгын сүндерүчеләре килгән. Берничә минут эчендә Гадәттән тыш хәл министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метрны тәшкил иткән.

Һаләкәт нәтиҗәсендә чит ил машинасының 35 яшьлек хатын-кыз йөртүчесе зыян күргән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев