Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә бетонболгаткыч машина йөртүчесе һәлак булган
Татарстанның Лаеш районында юл кырыена төшеп киткән бетонболгаткыч машинаның 32 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган. Казан - Оренбург юлында Александров авылы янында юл кырыена "КАМАЗ" бетонболгаткыч машина төшеп китү...
Татарстанның Лаеш районында юл кырыена төшеп киткән бетонболгаткыч машинаның 32 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган. Казан - Оренбург юлында Александров авылы янында юл кырыена "КАМАЗ" бетонболгаткыч машина төшеп китү турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм телефон номерына җиткерелә.
Һәлакәт аркасында машина йөртүченең - 32 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.
Фаҗига урынында 118 нче янгын-коткару отряды, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев