Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Татарстандагы Лаеш районының Олы Кабан авылына якын урында машиналар бәрелешү сәбәпле өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Фаҗига турындагы мәгълүмат Лаеш районының 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына кичә 20.29 сәгатьтә килеп ирешә. 119нчы номерлы янгын сүндерү-коткару...

Татарстандагы Лаеш районының Олы Кабан авылына якын урында машиналар бәрелешү сәбәпле өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига турындагы мәгълүмат Лаеш районының 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына кичә 20.29 сәгатьтә килеп ирешә. 119нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре бәрелгән "Лада Х-Rey", "Черри" һәм "Дэу Нексия" автомобильләренә юлыга. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше, ягъни өч машина йөртүче һәм "Лада" пассажиры зыян күргән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларга машинадан чыгарга ярдәм итә һәм аларны хастаханәгә илткән ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыра.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев