Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Һәлакәтне Европротокол буенча ничек теркәргә?

Һәркөнне юлларда транспорт һәлакәтләре булмый калмый. Кызганыч, күп кенә машина йөртүчеләр әлеге бәхетсезлеккә юлыккан очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген белми... Юл-транспорт һәлакәте Европротокол буенча да теркәлергә мөмкин. Аңлатып узабыз: Европротокол - ул ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырмыйча, һәлакәт турындагы документларны тутыра. Алга таба бу иминият ширкәтенә мөрәҗәгать итеп, акча алу мөмкинлеген дә...

Һәркөнне юлларда транспорт һәлакәтләре булмый калмый. Кызганыч, күп кенә машина йөртүчеләр әлеге бәхетсезлеккә юлыккан очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген белми...


Юл-транспорт һәлакәте Европротокол буенча да теркәлергә мөмкин. Аңлатып узабыз: Европротокол - ул ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырмыйча, һәлакәт турындагы документларны тутыра. Алга таба бу иминият ширкәтенә мөрәҗәгать итеп, акча алу мөмкинлеген дә бирә.

Россиянең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә машинада һәлакәттә очраган кешеләр арасында үлүчеләр, җәрәхәт алучылар булмаган очракта, юл казасында катнашкан автомобильләрне юл кырыена куярга кирәк. Әлбәттә, бу шартны башка транспорт чараларына комачаулаган очракта гына үтәү мәҗбүри. Авариягә очраган кешеләр бер-берсе белән килешкән очракта, һәлакәт турында полициягә мөрәҗәгать итмәскә дә мөмкин. Ә инде бәхәс туса, һичшиксез, алдан ЮХИДИ бүлегенә хәбәр итеп, алга таба нишләргә кирәклеге турында күрсәтмәләр алырга кирәк.

Юлны һәлакәткә очраучы машиналардан бушатыр алдыннан, машина йөртүчеләр авария белән бәйле һәр детальне фото яки видеога төшереп алырга тиеш. Аннан соң инде, һәлакәтне рәсми рәвештә теркәр өчен, ЮХИДИ бүлекчәсенә яки юл-патруль хезмәтенең якын-тирәдәге постына барырга кирәк.

Россиянең Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, һәлакәткә очрап, машина йөртүче, үз хокукларын үтәмәгән вакытта, аңа бер мең сум күләмендә штраф та каралган.

Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән машина йөртүчеләренә ярдәм йөзеннән Дәүләт автоинспекциясенең рәсмисайтында махсус мәгълүмати-белешмә ресурсы булдырылган. Анда интерактив режимда юл-транспорт һәлакәтен, вәзгыятькә карап, ничек дөрес рәвештә теркәргә кирәклеге турында бәйнә-бәйнә язылган. Бу ресурстан файдалану өчен, бары тик "Юл-транспорт һәлакәтен теркәү кагыйдәләре" бүлегенә керергә кирәк.

Мәгълүмат белән танышканнан соң, куелган сорауларга төгәл җавап бирергә кирәк. Дәүләт автоинспекциясе исә бу алгоритмны блок-схема рәвешендә гаджетка, компьютерга йөкләргә мөмкинлек бирә. Аны кәгазьгә бастырып, автомобильдә саклау да уңайлы. Авариягә очрап, интернетка керү мөмкинлеге булмаганда сезгә ярдәмгә нәкъ менә әлеге блок-схема киләчәк.



Һәлакәтне полиция хезмәткәрләрен чакыртмыйча теркәү өчен, берничә шартны үтәү мөһим.

1. Әгәр һәлакәткә очраган машина йөртүчеләре, пассажирлары яки җәяүлеләрнең тормышына яки сәламәтлегенә зыян китерелгән икән, бу очракта "Европротокол"дан кулланып булмаячак.

2. Юл-транспорт һәлакәтендә ике транспорт чарасы гына бер-берсенә бәрелеп, башка машиналарга, милеккә зарар китерерлергә тиеш түгел. Зыянның күләме 50 мең сумнан да артмаска тиеш.

3. Автомобиль йөртүчеләрнең икесенең дә ОСАГО килешүе яки "Яшел карта" чит ил иминият килешүе белән имниятләштерелгән булуы мәҗбүри.

4. Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары, характеры, транспорт чараларының ватылган җирләре исемлеге һәлакәткә очраучылар арасында бәхәс тудырмаска тиеш.

Алинә Минневәлиева
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев