Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Юл-транспорт һәлакәтендә 20 яшьлек кыз үлгән, икенче кеше – комада

Бүген иртән 9:30 сәгатьтә Түбән Кама шәһәре янында юл-транспорт һәлакәте булган иде. Фаҗигагә китергән хәл Түбән Камадан ерак түгел урында, Чаллы - Зәй трассасында (ягулык салу станциясе каршында), шәһәргә борылыш янында килеп чыккан диелде. "Газель" белән җиңел машина - "ВАЗ-2106" бәрелешкән. Җиңел машинаның 24 яшьлек йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан дип...

Бүген иртән 9:30 сәгатьтә Түбән Кама шәһәре янында юл-транспорт һәлакәте булган иде.

Фаҗигагә китергән хәл Түбән Камадан ерак түгел урында, Чаллы - Зәй трассасында (ягулык салу станциясе каршында), шәһәргә борылыш янында килеп чыккан диелде. "Газель" белән җиңел машина - "ВАЗ-2106" бәрелешкән. Җиңел машинаның 24 яшьлек йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан дип фаразланыла. Шуның аркасында ул каршы як хәрәкәт полосасына чыга.

Җиңел машинаның пассажиры - 20 яшьлек хатын-кыз урында ук үлә. Йөртүче ир-ат комада, ди. Аны Чаллы хастаханәсенә озатканнар. Аларны изелгән машинадан коткаручылар ярдәмендә генә чыгарганнар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев