Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Лениногорск районындагы һәлакәттә йөртүченең гомере өзелгән

Кичә, 2 июньдә, Лениногорск районында ике җиңел машина бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган. Лениногорск - Чирмешән юлындагы һәлакәт кичке сәгать 4 тулып киткәч булган. Беренчел фаразлар буенча, 57 яшьлек ир-ат идарә итүендәге "Лада Калина" машинасы икенчел дәрәҗәдәге юлдан чыкканда "Форд Фокус" белән бәрелешә. Алган тән җәрәхәтләреннән...

Кичә, 2 июньдә, Лениногорск районында ике җиңел машина бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган.

Лениногорск - Чирмешән юлындагы һәлакәт кичке сәгать 4 тулып киткәч булган. Беренчел фаразлар буенча, 57 яшьлек ир-ат идарә итүендәге "Лада Калина" машинасы икенчел дәрәҗәдәге юлдан чыкканда "Форд Фокус" белән бәрелешә. Алган тән җәрәхәтләреннән "Лада" автомобиле йөртүчесенең гомере өзелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтүенчә, ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

2 июньдә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 29 юл-транспорт һәлакәте булган: 2 кешенең гомере өзелгән, 28е тән җәрәхәте алган. Казандагы һәлакәтләр саны - 15. Аларда 1 кеше үлгән һәм 15е җәрәхәт алган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев