Әлки районында "Лада" җиңел автомобиле велосипедта баручыны бәрдергән, алган җәрәхәтләрдән велосипедчының гомере өзелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фаҗига Түбән Әлки - Чуваш Борнае - Югары Колчурино юлының 10 нчы чакрымында булган. 78 яшьлек велосипедчыны 61 яшьлек кеше...
Әлки районында "Лада" җиңел автомобиле велосипедта баручыны бәрдергән, алган җәрәхәтләрдән велосипедчының гомере өзелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фаҗига Түбән Әлки - Чуваш Борнае - Югары Колчурино юлының 10 нчы чакрымында булган. 78 яшьлек велосипедчыны 61 яшьлек кеше идарә итүендәге "Лада" машинасы бәрдергән. Велосипедчы алган җәрәхәтләрдән Әлки районы хастаханәсендә вафат булган.
Юл-транспорт һәлакәтенең беренчел сәбәпләре - автомобиль йөртүче юл куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне дөрес сайламаган. Һәлакәт турындагы хәбәр Әлки районының ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм хезмәтенә кичә 5.30 сәгатьтә килеп ирешкән.
Татар Информ