Теләче Информ

Әлмәт-Азнакай трассасында «ВАЗ-2110» һәм «ВАЗ-2104» автомобильләре бәрелешкән.

Әлмәт-Азнакай юлында «ВАЗ-2110» һәм «ВАЗ-2104» автомобильләре бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ-2104» автомобиле пассажиры - 45 яшьлек хатын-кыз җимерелгән машинада кысылып калган. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аны алып медицина...

Реклама

Әлмәт-Азнакай юлында «ВАЗ-2110» һәм «ВАЗ-2104» автомобильләре бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ-2104» автомобиле пассажиры - 45 яшьлек хатын-кыз җимерелгән машинада кысылып калган. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аны алып медицина хезмәткәрләренә тапшырган, шулай ук 12 яшьлек кыз бала хастаханәгә озатылган.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре янгын чыгуны булдырмау өчен автомобильләрнең аккумляторларын сүндергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: