Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Әлмәт районында мотоцикл йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлак булган

Ир-ат мотоцикл белән номерларсыз һәм теркәлүсез идарә иткән, шулай ук йөртү хокукы булмаган.

Әлмәт районында мотоцикл йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Алдагы көнне, кич Казан-Оренбург трассасының 250нче чакрымында «Кавасаки» мотоциклының 36 яшьлек йөртүчесе тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм юл читенә төшә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, мотоциклчы һәм аның 42 яшьлек пассажиры алган яралардан фаҗига урынында вафат була.

Ир-атның мотоцикл белән идарә итү хокукы булмаган, ә транспорт чарасы теркәлмәгән һәм номерсыз була.

 

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев