Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Әлмәт районында поезд белән йөк машинасы бәрелешкән

26 август көнне 15.20 сәгатьтә Әлмәт районындагы тимер юлда һәлакәт килеп чыккан.

Миңнебай һәм Кәләй станцияләре арасында «КрАЗ» йөк машинасы йөртүчесе тормозлар эшләмәү сәбәпле тимер юлга килеп чыккан һәм 27 вагонлы 3502 номерлы йөк поездын бәрдергән. Автомобиль йөртүчесе кабинадан сикереп чыгарга өлгергән. Бәрелешү нәтиҗәсендә өч буш вагон рельслардан чыккан.

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, поездлар хәрәкәте тоткарланмаган, ягулык акмаган.

 

9d2b4c0fd8c4c4581283ffd9043c9475

Фото: ГУ МЧС по РТ, vk.com

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев