Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Әлмәттә исерек машина йөртүче әниле-кызлы җәяүлеләрне бәрдергән

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Әлмәттә исерек машина йөртүче әниле-кызлы җәяүлеләрне бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Һәлакәт бүген иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Әлмәтнең светофорлы чатында булган.

99нчы модельле “Лада” машинасының 27 яшьлек йөртүчесе урамны “яшел” утта чыгучы ике җәяүлене таптаткан.

Гаепле кеше юл-транспорт һәлакәте урыныннан, тукталып тормыйча, качып киткән. Соңрак аны полицейскийлар тоткарлаган.

 

Исерек машина йөртүче бәрдергән җәяүлеләр урында ук һәлак булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, тәгәрмәч астына әниле-кызлы хатын-кызлар эләккән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/30/170641/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев