Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

М-7 трассасында 6 машина бәрелешүе аркасында җәяүлеләр зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән - 7:40 сәгатьтә килеп чыккан. Мәскәү - Уфа трассасының 775 нче чакрымында, Казан янында, алты машина бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, көйләнми торган җәяүле кичүе аша чыгып баручы бер төркем бакчачыларны үткәреп җибәрү өчен туктап торган "Шевроле Лачетти" машинасы артына йөк автомобиле килеп бәрелгән. Шуның аркасында җиңел...

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән - 7:40 сәгатьтә килеп чыккан. Мәскәү - Уфа трассасының 775 нче чакрымында, Казан янында, алты машина бәрелешкән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, көйләнми торган җәяүле кичүе аша чыгып баручы бер төркем бакчачыларны үткәреп җибәрү өчен туктап торган "Шевроле Лачетти" машинасы артына йөк автомобиле килеп бәрелгән. Шуның аркасында җиңел машина җәяүлеләр өстенә килеп кергән. Алай гына да түгел, йөк машинасы артына тагын 4 машина туктап өлгерә алмаган һәм һәлакәткә юлыккан.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан "Реальное время" хәбәрчесенә җиткерүләренчә, Казанның 12 нче хастаханәсенә 3 кеше - ике хатын-кыз һәм бер ир-ат китерелгән. Аларның сәләмәтлегенә уртача авырлыкта зыян килгән, гомерләренә куркыныч янамый, диелә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X