Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

М7 трассасында җиңел автомобиль зур йөк машинасы астына килеп кергән

Машинаның копоты, шофер ягындагы ишеге җимерелгән, алдагы һәм шофер ягындагы тәрәзәләре ватылган.

Татарстанда М7 трассасында җиңел автомобильнең зур йөк машинасына бәрелү мизгеле видеога эләккән. Авария урынында төшерелгән кадрларны социаль челтәр кулланучылар үз аккаунтларына урнаштырган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген көндез, Чаллы тирәсендә булган.

Кадрларда күренгәнчә, зур булмаган фургон-җиңел машина йөк автомобиленең артына бәрелгән. Машинаның копоты, шофер ягындагы ишеге җимерелгән. Алдагы һәм шофер ягындагы тәрәзәләре ватылган. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә, җиңел автомобиль зур йөк машинасының ярымприцебы астына кергән.

 

Автомобиль янында ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бар. Авариянең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр саны ачыклана.

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X