Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Машина йөртү буенча имтихан алучыларга 1 майдан яңа таләпләр куела

РФ Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр итүләренчә, хәзер экзаменатор транспорт чаралары белән идарә итүне камил белергә һәм кешеләр белән аралашуда тиешле күнекмәләргә ия булырга тиеш. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендәге теоретик белемнәрдән тыш, имтихан алучы транспорт чаралары белән идарә итүне камил белергә һәм кешеләр белән аралашуда тиешле күнекмәләргә ия булырга тиеш....

РФ Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр итүләренчә, хәзер экзаменатор транспорт чаралары белән идарә итүне камил белергә һәм кешеләр белән аралашуда тиешле күнекмәләргә ия булырга тиеш.

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендәге теоретик белемнәрдән тыш, имтихан алучы транспорт чаралары белән идарә итүне камил белергә һәм кешеләр белән аралашуда тиешле күнекмәләргә ия булырга тиеш. Аның, конфликтлы ситуацияләрдә бәхәсле хәл тууын аңлап, рискны булдырмый калу чарасын таба белүе таләп ителә", - диелгән ведомство хәбәрендә.

Приказ нигезендә, имтихан алучының төп бурычы булып, кандидатның тиешле белемен һәм күнекмәләрен тикшерү һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт бирү тора.

Элегрәк РФ Эчке эшләр министрлыгында RT телеканалына 2016 16 елда "шәһәр эчендәге" имтиханны беренче тапкырдан ук һәр өченче укучының уңышлы тапшыруын хәбәр иткән булганнар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X