Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Машина йөртүче белән пенсионер арасында чыккан низаг видеосы социаль челтәрләргә эләккән

Бүген Автозавод проспектында машина йөртүче белән җәяүле арасындагы низаг көндез булган.

Чаллыда машина йөртүче чак кына таптатмый калган юл аркылы чыгучы пенсионерга суга. Һәлакәт урыныннан видеоны социаль челтәрләрдән файдаланучылар бастырып чыгарган.

Видеорегистратор кадрларында «Шевроле» шоферының өлкән яшьтәге җәяүлегә юл бирмәве, машина тукталганга ачуы чыккан йөртүченең пенсионерның йөзенә йодрык белән сукканлыгы күренә. Низагка шаһитлар катыша. Чит ил машинасын йөртүче китеп барган.

Социаль челтәрләрдән кулланучылар әлеге хәлнең Автозавод проспектында «Олимпийский» җәмәгать транспорты тукталышы янында бүген көндез килеп чыкканлыгын яза.
 

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев