Теләче Информ

Машина йөртүчеләр кагыйдә боза: бер көнгә – 23 исерек

Кичә, 28 июньдә, Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 23 машина йөртүчене тоткарлаган. Моннан тыш Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 71, балаларны махсус креслога утыртмауның - 103, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 523 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян...

Кичә, 28 июньдә, Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 23 машина йөртүчене тоткарлаган.

Моннан тыш Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 71, балаларны махсус креслога утыртмауның - 103, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 523 очрагы теркәлгән.

Реклама

Узган тәүлектә республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. шуның аркасында 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Июньнең 28 көнендә республикада 386 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: 53 кешенең гомере өзелгән, 460ы төрле тән җәрәхәте алган.

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: