Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Машинаны урлатмас өчен нишләргә кирәк?

Машиналарны урлау, куып алып китү - еш кылына торган җинаятьләрнең берсе. Җәй айларында Теләче районында да берничә шундый җинаять очрагы теркәлде. Мәсәлән, 3 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында кичке тугызынчы яртылар тирәсендә бер адәм ВАЗ- 21074 автомобилен куып алып китә. Әлеге очрак буенча җинаять эше ачыла, эш судка җибәрелә. Икенче...

Машиналарны урлау, куып алып китү - еш кылына торган җинаятьләрнең берсе.

Җәй айларында Теләче районында да берничә шундый җинаять очрагы теркәлде.

Мәсәлән, 3 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында кичке тугызынчы яртылар тирәсендә бер адәм ВАЗ- 21074 автомобилен куып алып китә. Әлеге очрак буенча җинаять эше ачыла, эш судка җибәрелә.

Икенче бер очракта "Дэу Нексия" автомобилен куып алып китүче дә җәзадан җиңел котыла алмас кебек. Ул машинаны исерек хәлдә 21 июль көнне иртәнге җидедә Үзәк мәктәбе яныннан урлап китә. РФ Җинаять Кодексының 166 нчы маддәсе 1 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатыла. Хәзер эш судка җибәрелгән.

Статистика күрсәткәнчә, машинаны куып алып китүчеләр, гадәттә,16-25 яшьтәгеләр, еш кына даими эш урыны һәм керем чыганагы юк, аларның өчтән бере моңарчы суд каршына баскан кешеләр, җинаять кылу вакытында гадәттә исерек хәлдә булалар.

Ә профессиональ җинаятьче машинаны еш кына төрле җайланмалар - алгоритмлы кодграбер, GPS һәм GSM сигналларны тоткарлагычлар кулланып ача һәм кабызу җайланмасын ватып, электр үткәргечләрен кушып, кыска ялганыш ясап кабыза.

Шуңа да еш кына машинаны электрон саклау чаралары көткән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.

Бу очракта онытыла башлаган механик чаралар ярдәмгә килә - двигательне блокировкалау яшерен төймәсе һәм рульне блокировакалау җайланмасы ярдәмгә килә.

Механик чаралар электрон саклау чаралары киң таралу сәбәпле елдан-ел онытыла бара. Әмма шунысын истә тотарга кирәк, җинаятьче машинаны 20 - 30 секунд эчендә ачып, кабызып алып китәргә планлаштыра. Ә яшерен төймәне эзләп тапканчы күп вакыт китәргә мөмкин. Шулай ук рульне тоткарлый торган җайланманы "җиңәр" өчен дә өстәмә вакыт сорала, җинаятьче андый машинаны калдырып, җиңелрәк вариантлар эзләп китүне кулайрак күрергә мөмкин.

Машина урлау очракларының 70%ы урамда, 10%тан артыграгы - күпфатирлы йортларның ишегалларында була, 8% гараждан урлау.

Автомобиль салонында калган сумка, портфель һәм башка кыйммәтле әйберләр дә җинаятьчене кызыктырырга мөмкин. Бу очракта машинаны алып китмәсәләр дә, тәрәзәне ватып яки ишекне ачып әлеге әйберләрне урларга мөмкиннәр. Шулай ук документларны машинада калдырып йөрмәгез. Кыска гына вакытка кибеткә кергәндә дә машинаны бикләп йөрергә кирәк.

Район полиция бүлеге мәгълүматларына нигезләнеп Раил Рәшитов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев