Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Машинасы белән баганага бәрелгән таксист комада ята

Бөгелмәдә машинасы белән баганага бәрелгән 37 яшьлек таксист комада ята. Ир-атның кабыргалары сынган, эче имгәнгән. Беренче дәрәҗәдәге кома, баш мие һәм баш сөяге җәрәхәте булуы ачыкланган. Авария 10 июнь төнге 11ләрдә булган. Советская урамындагы 150нче йорт каршында 14 модельле “Лада” автомобиле (такси) юл читенә төшеп, баганага бәрелгән, дип яза "Татар-информ".

Юл казасы урынына тиз арада 64нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән. Алар җиңел машинаның аккумуляторын сүндерәгән.
 
Авариядә 37 яшьлек такси йөртүчесе имгәнгән. Аны кома хәлендә хастаханәгә озатканнар. Ир-атның кабыргалары сынган, эче имгәнгән. Беренче дәрәҗәдәге кома, баш мие һәм баш сөяге җәрәхәте булуы ачыкланган.
 
 
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев