Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Нәниләрне аварияләрдән ничек сакларга?

Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре һаман арта бара. Бактың исә, агымдагы елда җәяүле балалар катнашындагы аварияләр саны аеруча күбәйгән икән... Билгеле булганча, күптән түгел Казанда "Игътибар - балалар!" дип аталган акциягә страт бирелгән иде. Хәзер исә бу чарага Татарстанның район һәм шәһәрләре дә кушылды. Бу аңлашыла да, республикада балалар катнашындагы...

Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре һаман арта бара. Бактың исә, агымдагы елда җәяүле балалар катнашындагы аварияләр саны аеруча күбәйгән икән...

Билгеле булганча, күптән түгел Казанда "Игътибар - балалар!" дип аталган акциягә страт бирелгән иде. Хәзер исә бу чарага Татарстанның район һәм шәһәрләре дә кушылды. Бу аңлашыла да, республикада балалар катнашындагы аварияләр белән бәйле вәзгыять һаман да катлаулы булып кала бирә.

Җәяүле балалар куркыныч астында

Мәсәлән, агымдагы елның 4 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында барлыгы 163 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 3 бала һәлак булган, 172 се исә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

- 2015 елның шушы ук чоры белән чагыштырсак, балалар катнашындагы аварияләр саны быел якынча 18 процентка артты. Зыян күргән нәниләр исә, киресенчә, 31 кешегә азрак булды. Үлүчеләр саны да быел 25 процентка кимрәк, - дип ассызыклыйлар Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә.

Бактың исә, агымдагы елда җәяүле балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны аеруча күбәйгән икән. Нәниләр катнашындагы барча аварияләрнең 61 проценты (!) нәкъ менә шушы категориягә туры килә. Әлеге төр фаҗигаләрдә генә дә барлыгы 102 баланың зыян күргәнлеге билгеле. Бу - 2015 елның 4 ае нәтиҗәләре белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк.

Пассажир балаларга килгәндә исә, алар катнашындагы аварияләр саны 58 булган. Нәтиҗәдә, 2 бала үлгән, 65 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

- 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере нәкъ менә җәйге чорга туры килә. Мәсәлән, узган елның июнь-август айларында гына да шундый 165 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шушы өч ай эчендә 5 бала (!) үлде, 176 сы төрле тән җәрәхәтләре алды, - дип кисәтә ЮХИДИ вәкилләре.

Машина йөртүчеләр дә, балалар да гаепле

Нәкъ менә шуңа күрә 20 май көнне республика күләмендә "Игътибар - балалар!" чарасы игълан ителде дә инде. 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк бу акциянең төп максаты - балаларны һәм аларның әти-әниләрен кисәтү, аларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату.

- Әлеге чара барышында ЮХИДИ идарәсе вәкилләре тарафыннан махсус рейдлар уздырылачак. Балигь булмаган балаларны махсус утыргычтан башка күчерү, җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче машина йөртүчеләрне ачыклау - аеруча мөһим максатларның берсе, - дип ассызыклыйлар Татарстанның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бу аңлашыла да, ник дигәндә, 2016 елның дүрт аенда гына да полиция хезмәткәрләре нәниләрне махсус утыргычларсыз күчергән өчен барлыгы 8 меңнән артык (!) кешене штрафка тарткан. Җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле 24 мең тәртип бозу очрагының теркәлгәнлеге мәгълүм.

Хәер, юл йөрү кагыйдәләрен балалар үзләре дә еш боза икән. Агымдагы елның 4 аенда ЮХИДИ идарәсе вәкилләре 16 яшькә кадәрге 5 мең шундый бала һәм яшүсмерне ачыклаган. Аларның барысына да "Тукта - сәламәтлегеңә куркыныч яный!" дип аталган китапчыклар тапшырылган.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев