Гадәттән тыш әлеге хәл Нурлатта кичә, 20 июнь иртәсендә, булган. Ике егет утырган "Лада" автомобиле полициядән качарга маташканда шәһәр уртасында әйләнеп капланган. Һәлакәткә юлыккан машинаның йөртүчеләре салоннан чыгып оча. Һәлакәт урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре аңсыз яткан егетләргә ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Һәлакәт урынында булган медицина хезмәткәрләре фаразынча, зыян күрүчеләр...
Гадәттән тыш әлеге хәл Нурлатта кичә, 20 июнь иртәсендә, булган.
Ике егет утырган "Лада" автомобиле полициядән качарга маташканда шәһәр уртасында әйләнеп капланган. Һәлакәткә юлыккан машинаның йөртүчеләре салоннан чыгып оча. Һәлакәт урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре аңсыз яткан егетләргә ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Һәлакәт урынында булган медицина хезмәткәрләре фаразынча, зыян күрүчеләр алкоголь кулланган хәлдә була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз