Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Орел янында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, унике кеше имгәнгән

Орел янында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, унике кеше имгәнгән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте. Агентлык Россия тикшеру комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән, Орел өлкәсенең Орел районында поезд белән пассажир автобусы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше кузгатылганын язды.

Җинаять эше Россия Җинаять кодексының 264 маддәсе 5нче бүлеге (транспорт чарасы белән идарә итүченең кагыйдә бозып, саксызлык аркасында ике яки күбрәк кеше үлеменә китерүе) һәм (кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтелеп, ике яки күбрәк кеше үлеменә китерү) буенча кузгатылган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, якшәмбе көнне якынча иртән 8 сәгать 20 минутта Орел районында Гать һәм Лаврово авыллары арасында көйләнә торган тимер юл кичүендә йөк поезды белән пассажир автобусы бәрелешкән.

Бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, аларның берсе балигъ булмаган бала. Тагын 12 кеше имгәнүләр алган, дип хәбәр иткән Россия тикшерү комитеты.

Һәлакәт урынында тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары эшли.
 

Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев