Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Пассажир йөртүчеләргә транспорт чарасына махсус лицензия алу өчен язга кадәр вакыт бирелде

Транспорт чарасын яңа тахограф белән җиһазландыру өчен закон нигезендә бер ел вакыт бирелә.

Коммерция нигезендә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче барлык компанияләр март башына кадәр транспорт чарасына лицензия алырга яки аны яңадан рәсмиләштерергә тиеш. Бу хактагы закон «Российская газета»да дөнья күрде.

Моңа кадәр пассажирларны заказ буенча йөртү өчен рөхсәт кирәкми иде. Бу исә пассажирларны заказга йөртәбез дигән булып, даими рейслар оештырылуына, автобус хуҗаларының паркларның техник торышы, шоферларның хезмәте һәм ялы, аларның һөнәри әзерлегенә кагылышлы таләпләрне үтәмәвенә китерде. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләре артты.

Ространснадзор мәгълүматлары буенча, мондый юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан.

Күзәтчелек ведомствосында искәртүләренчә, пассажирларны заказ буенча йөртүчеләргә лицензия алу өчен дүрт ай вакыт җитә.

Ә менә автопаркны яңа тахографлар белән җиһазландыру һәм мониторинг системасын булдыру өчен закон нигезендә бер ел вакыт бирелә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев