Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Питрәч районында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән

Питрәч районында Казан - Шәмәрдән юлының 49нчы чакрымында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Хәбәр Питрәч районының 112 экстрен хезмәте номерына кичә 9 сәгать 14 минутта алынган. Урынга "Ленино-Кокушкино" посты хезмәткәрләре чыккан....

Питрәч районында Казан - Шәмәрдән юлының 49нчы чакрымында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәбәр Питрәч районының 112 экстрен хезмәте номерына кичә 9 сәгать 14 минутта алынган. Урынга "Ленино-Кокушкино" посты хезмәткәрләре чыккан. Ачыкланганча, "КИА Спектр" һәм "Лада Калина" автомобильләре бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә "КИА Спектр"ның 21 яшьлек йөртүчесе һәм "Лада Калина"ның ике пассажиры - 5 һәм 61 яшьлекләр зыян күргән. Коткаручылар аларны автомобильләрдән чыгарып, медиклар кулына тапшырган һәм алар Питрәч үзәк хастаханәсенә озатылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янып китмәсен өчен машиналарның аккумуляторын сүндергән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев